Бүген “Кзан ярминкәсе” АҖ территориясендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 11 нче халыкара һәм “Technoсварка” 6 нчы махсуслаштырылган күргәзмәләрен ачу тантанасында булды. Чарада Россия һәм дөньяның 13 иленнән 130 компаниянең 800дән артык вәкиле катнаша.
Күргәзмәләрне ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Свердловски өлкәсе вице-премьеры – сәнәгать һәм фән министры Александр Петров катнашты.
2010 елда ТР да машина төзелеше тармагы үсеше 25 процентка якын тәшкил итте, “КАМАЗ” ААҖ үсеше – 40 проценттан артты, дип белдерде Илдар Халиков. “Татарстан глобаль проектлар башында”, - дип белдерде ул.
“Бу күргәзмә машина төзелеше тармагы үсешендә көчле этәргеч булачак һәм яңа эш урыннары булдырачак”, - дип белдерде Илдар Халиков. Ул күргәзмәдә катнашучыларга уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр теләде.
Свердловски өлкәсе һәм Татарстан машина төзелеше өлкәсендә үсеш алган төбәкләр, дип билгеләп үтте Александр Петров. 2015 елда өлкә каршында машина төзелеше продукциясен ике тапкыр арттыру бурычы тора. Вице-премьер күргәзмәдә катнашучыларга яңа элемтәләр урнаштыру һәм яңа килешүләр төзүне теләде.
Илдар Халиков белән дәрәҗәле кунаклар символик кызыл тасманы кискәч, күргәзмә стендларын карады. Павильоннар янында “Елаз” юл техникасы, “КАМАЗ”ның төрлде модификацияләре, экологик чиста автобус тәкъдим ителде. Шулай ук метанда эшләүче “Лада Приора” автомобиле модификациясе дә бар иде.
“Быел күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан вузлары тәкъдим ителде”, дип журналистлар белән хис-кичерешләрен уртаклашты Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, элек җиһазлар һәм технологияләрнең күбесен чит ил компанияләре тәкъдим итә иде. Ә хәзер үзебезнең компанияләр Россия һәм Татарстан техгнологияләре базасында җиһазлар эшли. ТДТУ (КАИ) һәм башка вузлар Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә сатылырга мөмкин булган заманча технологияләр тәкъдим итә.
Равил Зарипов ММЧ вәкилләренә Татарстан РФнең 27 төбәге белән хезмәттәшлек турындагы килешү төзеде дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, быел күргәзмәдә икътисадның реаль секторында кертелә торган фәнни эшләнмәләргә игътибар бирелгән.
“Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” күргәзмәсенең максаты - машина төзелеше базарында катнашучылар арасында хезмәттәшлекне киңәйтү, төбәк һәм халыкара элемтәләр үстерү.
Күргәзмә машина төзелеше продукциясен, автомобиль техникасын проектлау, эшләү һәм җитештерү республика предприятиеләре һәм оешмалары фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерүгә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек һәм сәүдәне киңәйтү, инновация эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән.