Виктор Зубков: “Илдә урман янгыннары белән бәйле вәзгыять - контрольдә”

2011 елның 15 июне, чәршәмбе

Илдә урман янгыннары белән бәйле вәзгыять – контрольдә. Бу хакта бүген Казанда эш сәфәрендә булган РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков белдерде.
РФ Президенты бүләгенә ат чабышларын оештыру комитеты утырышыннан соң, Виктор Зубков журналистлар белән булган әңгәмәсендә җиткергәнчә, быел урман янгыннарына дучар булган мәйданнар, узган елга караганда, күбрәк, шул ук вакытта 2008, 2009 елларга караганда сизелерлек ким. “Янгыннар бар, ләкин аларның барысы да быел контрольдә тотыла”, - дип ассызыклады ул.
Беренче вице-премьер җиткерүенчә, быел урман янгыннарын профилактикалауга һәм янгын белән көрәшкә федераль казнадан якынча 10 млрд. сум финанслар бүленгән. Ә узган ел бу максатларга 2,5 млрд. сум гына каралган булган. “Төбәкләргә техниканы күбрәк бирдек, урман хуҗалыгы белән идарәнең яңа структураларын эшләдек. Төбәкләр үзләре дә финанслар бүлеп, күп чаралар күрде”, - ди Виктор Зубков. РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары үз бюджеты хисабына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәләре өчен яңа янгын сүндерү машиналары алган Татарстанны үрнәк итеп китерде.
Виктор Зубков фикеренчә, урман янгыннарына каршы нәтиҗәле көрәш алып бару өчен, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең җаваплылыгын да күтәрергә кирәк. “Төбәкләрдә Хөкүмәт дәрәҗәсендә генә түгел, муниципалитетлар, авыл җирлекләре дәрәҗәсендә дә халык белән эшләү җайга салынырга тиеш. Муниципалитет җитәкчеләренең җаваплылыгын арттыру мөһим. Янгыннар дөрләгәндә, алар ялга китәргә тиеш түгел. Янгын иминлеге таләпләрен үтәмәүчеләр җәзага тартылырга тиеш”, - дигән фикердә беренче вице-премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International