Бүген, Мәскәүдәге сәфәреннән соң, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Хулио Сезар Маглионе президентлыгындагы йөзү буенча халыкара федерациянең (FINA) инспекция комиссиясе 2015 яки 2017 елда үзендә су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыру хокукына дәгъва иткән Казанда инспекция белән йөрде.
Комиссиягә башта чемпионатның төп кластеры – төзелеп килгән Су спорты төрләре сарае белән 45 мең урынлык стадионны (су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына кадәр анда 2 бассейн булачак: берсе күнегүләр, икенчесе ярышлар өчен), шушы ике объект арасындагы кунакчыллык территориясе (15 мең кв.м мәйданда музейлар, күргәзмәләр, гаилә белән ял итү урыннары, спорт һәм концерт мәйданчыклары, пляж, Казанда гомер итүче халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтә торган Милли авыл һ.б. була) презентацияләнде.
Аннары кунаклар “Олимп” спорт комплексында балаларның су тубы буенча турниры ачылышында катнашты, ишкәкләрдә ишү спорт төрләре үзәге, Универсиада авылы, “Буревестник” бассейны мөмкинлекләрен карап йөрде, соңгысында аларга “Җиңү стихиясе” су шоусы тәкъдим ителде. Шулай ук алар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы, “Ривьера” кунакханәсе, Казан Кремленда урнашкан Кол Шәриф мәчете белән Благовещение соборында булды.
Делегация өчен кичен Казан Ратушасында республика башкаласын тәкъдим итү чарасы үткәрелде. Анда башлап ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзү буенча халыкара федерациянең (FINA) инспекция комиссиясен, кунакларны сәламләде. Казанда 100дән артык төр милләт вәкиле яши, шәһәр төрле яклап сулыклар белән әйләндереп алынган, балалар һәм яшьләр спорт белән, шул исәптән йөзү төрләре белән күпләп шөгыльләнә, спорт объектлары, аэропорт комплексы, транспорт һәм башка төр инфраструктуралар төзелә, дөньякүләм спорт җәмәгатьчелеге Казанны таный, дип белдерде һәм, дөнья чемпионаты уздыруга барлык көчебезне куячакбыз, дип вәгъдәләде.
Казан мэры Илсур Метшин исә шәһәр һәм аның үсеше турында инглиз телендә сөйләде, аннан соң “Казан-2013 ел” башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов Универсиада объектларын, Казанның мөмкинлекләрен техник презентацияләде. Моңарчы Казанның меңьеллыгын халыкара дәрәҗәдә уздыру, башка төр халыкара чаралар үткәрү тәҗрибәсе бар; Казанда 2013 елда җәйге Универсиада, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты турлары уздырылачак; Казанда 40тан артык йөзү бассейны бар, йөзү халык, аеруча яшьләр арасында бик популяр, алга таба су спорты төрләрен үстерүдә Казан республикада гына түгел, бөтен Россиядә тулаем этәргеч була ала, дигән фикердә мэр. Турнирга килүчеләрне урнаштыру өчен 9,3 мең кунакханә номерлары, тагын 20 мең урынлык тулай тораклар, Универсиада авылында гына да 3 йолдызлы кунакханәгә тиң 15 мең урынга каралган тулай тораклар бар, турнир барышында медицина ярдәме күрсәтү һ.б. төр уңайлыклар, куркынычсызлык мәсьәләсе таләпләргә җавап бирерлек, Шәрык белән Гареб очрашкан Казанда беркайчан да террористик акт булганы юк, Татарстан исә – Россиянең иң идарә ителә торган төбәге, без – ышанычлы, әйткәнне үти торган вәгъдәле, дип ышандырып әйтте И.Метшин.
Казанда 2015 яки 2017 елда үзендә су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыру мөмкинлеген халыкара бизмәнгә салып караучылар арасында, йөзү буенча халыкара федерация (FINA) президенты Хулио Сезар Маглионедан тыш, әлеге оешманың башкарма директоры
Корнел Маркулеску, FINA бюро әгъзасы, Европа йөзү лигасы (LEN) вице-президенты Геннадий Алешин, FINA маркетинг һәм ТВ департаменты җитәкчесе Питер Холл, «Dentsu» (Япония) реклама-коммуникация холдингы вәкиле – маркетинг буенча FINA партнеры Акино Фучи да бар.