Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советта “Идел буе федераль округы энергетика комплексын үстерү өстенлекләре турындагы” мәсьәләне карауга әзерләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәте йортында узган чарада Идел буе федераль округы составына керүче субъектлар вәкилләре катнашты.
Бүген, Рөстәм Миңнеханов утырышны ачканда, мондый чаралар төрле мәсьәләләр буенча төбәкләрнең элемтәдә тору механизмын формалаштырырга мөмкинлек бирә дип билгеләп үтте. Россия энергетика министры Сергей Шматко тәкъдиме буенча энергетика комплексы үсеше проблемалары түгел, ә нефть табышы, нефтьне эшкәртү, шулай ук нефть, газ тармагы мәсьәләләре буенча фикер алышу ниятләнә, дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов Пермьда узачак Советта күтәреләчәк төп темаларны әйтте.
“Бу, барыннан да элек, энергетика җиһазларын яңарту, билгеләү челтәрләренең ышанычлы булуы өчен шартлар булдыру. Аннары энергетика буенча фәнни-техник совет эшен торгызу, территория челтәр компанияләре һәм башкаларны эреләндерү мәсьәләсе буенча фикер алышу ниятләнә”, - диде ул
Совет утырышында ИФО төбәкләрендәге кече нефть компанияләре булдыру темасы күтәреләчәк.
ТР Президенты бензин бәясе артуга аерым игътибар бирде. “Ягулыкка бәяләр арту авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә йогынты ясый”, - диде Татарстан башлыгы.
Эшче төркем утырышында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин катнашты.