Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара спорт федерациясе президенты Джордж Киллиан белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, FISU башкарма комитеты әгъзасы – Россия спорт студентлар берлеге президенты Олег Матыцин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белән Джордж Киллиан 2013 елгы Җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү, спорт инфраструктуралары объектлары төзелеше һ.б. мәсьәләләре буенча фикерләште. Моннан тыш, яклар Бөтендөнья студентлар уеннары спорт мирасы, шулай ук Казанда пәйда булачак FISU Халыкара мәгариф үзәге эше хакында сүз кузгатты. FISU Халыкара мәгариф үзәге студентлар спорты өчен квалификацияле кадрлар әзерләү буенча инновация проекты булачак.