Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ГАҖ башлыгы Михаил Осеевский белән очрашты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ГАҖ президенты Михаил Осеевский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда республикада телеэлемтә инфраструктурасын үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сүз барды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов барында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Ростелеком" ГАҖ һәм "Таттелеком" ГАҖ арасында ниятләр турында беркетмә имзаланды. Яклар Татарстанда бишенче буын мобиль челтәре 5G тәҗрибә зонасын төзү проектын бергә ясарга килештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International