Алексей Песошин “Росатом” генераль директорының беренче урынбасары Иван Каменских белән очрашты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Росатом”дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Иван Каменских белән очрашты.

Бу чара Татарстан Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, Россия федераль атом-төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшерү иниституты директоры Валентин Костюков катнашты.

Очрашуда катнашучылар фәнни-техник, сәнәгать, атом энергетикасы өлкәләрендәге хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре, атом-төш куркынычсызлыгын тәэмин итү турында фикер алыштылар.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшерү институты директоры Валентин Костюков Татарстан Хөкүмәте һәм шушы институтның бердәм чаралар юл картасын имзалады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International