Россия Премьер-министры Казан федераль университетының уку мәйданнарын карады һәм яшь галимнәр белән аралашты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Казан федераль университетының уку мәйданнарын карады һәм яшь галимнәр белән аралашты. Аны Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров озата йөрделәр. 

Башта РФ Хөкүмәте башлыгы КФУның ИТ-лицеена барды, әлеге уку йорты мәгълүмат технологияләре, робототехника һәм программалар язуга өйрәтәләр. Мәгариф йорты  2012 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылды. 2016-2017 елларда лицейда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 288 бала белем ала. 

Дмитрий Медведевка хәбәр ителгәнчә, укытучылар арасында педагогика, техник һәм филология фәннәре кандидатлары, югары категория укытучылары, "Ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләре бар. 

РФ Премьер-министрына укучыларның фәнни лабораторияләрдә тәҗрибәләр уздыра алулары турында хәбәр иттеләр, алар үз фәнни проектларын эшлиләр. Эшләре нәтиҗәләрен укучылар федераль һәм төбәк олимпиадаларында һәм конкурсларында тәкъдим итәләр.

"Сездәге лицей бик әйбәт. Сезнең мондый уку йортында белем ала алуыгыз зур бәхет, дип уйлыйм, биредә чыннан да фундаменталь белем алып була, гомерлеккә дуслар табарга, һәм алга таба университетка укырга керү өчен әзерләнергә була, - диде РФ Премьер-министры. - Бүген күбегезнең соңгы уку көне, чыгарылыш, мин сезне ихлас йөрәктән котлыйм һәм тормышыгызда бөтен хыялларыгыз чынга ашуын телим. Ә бер теләгегез инде чынга ашкан - сез бик яхшы белем алдыгыз, ул сезгә тормышыгызда ярдәм итәчәк". 

Шуннан Дмитрий Медведев КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтына юнәлде. Биредә ул КФУның виртуаль клиникасын карады, медицина симуляторлары эшләве белән танышты. КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, шул рәвешле икътисадның реаль секторына технологияләр трансферы уза, кулланучыларга барып җитә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International