Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка Татарстанда мәгариф һәм медицина объектларын төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында узды, анда РФ Хөкүмәте Рәисе уздырган РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсешен буенча советы президиумы утырышы алдыннан узды.

"Бүген безнең Татарстанда булуыбыз кысаларында көн тәртибебез бик киң. Мәгариф йортларына барудан башладык. Бик яхшы ИТ-лицейны карадык, анда балалар үсешенә бөтен шартлар булдырылганю Аннан Казан федераль университетына бардык, анда студентлар эшкуарлыгы турында сөйләштек, - дип башлады әңгәмәне Дмитрий Медведев. - Хәзер эре мәгариф программаларына күчик, алар илебездә, һәм шул исәптән Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла, мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау, ишек алларын төзекләндерү һәм медицина учреждениеләрен үстерү кебек эре программалар". 

"Берничә ел дәвамында Татарстанда 30дан артык ел элек төзелгән мәктәпләрне төзекләндерү эше бара. Әлеге программа тәмамланып килә. Без мәктәпкәчә белем учреждениелщрен ремонтлауга күчтек. Барлыгы быел 150 мәгариф объекты модернизацияләнә", - дип хәбәр итте ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда лицейлар һәм ресурс үзәкләрен үстерү буенча гаять зур эш башкарыла. Республикада 20 заманча ресурс үзәге эшли, тагын 5 объектны быел төзү планлаштырыла. Барлыгы республикада 30 ресурс үзәге ачылачак. 

ТР Президенты шулай ук билгеләгәнчә, 2017 елда амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарын модернизацияләү программасы башланды. 2 елда 197 объект ремонтланачак. 

Аеруча, ТР Президенты сүзләренчә, республикада юлларны, ишек аллары территорияләрен һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә игътибар бирелә. 

"Бүген республикада 30 программа гамәлгә ашырыла. Тулаем региональ продукт үсеше 4,2 процент тәшкил итә, керем чыганаклары безнең яктан шулай ук формалаштырыла, шуңа күрә куелган бурычларны үти алучыбызда ышаныч бар", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International