Бүген Россия Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович Россия Президентына язмача мөрәҗәгать җибәргән гражданнар белән күчмә очрашу үткәрде.
Көннең беренче яртысында Аркадий Дворкович ТР Премьер-министры Ильдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин озатуында Латыш укчылары урамындагы 33 йортта булды. Монда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, йорт 1970 елда төзелгән һәм хәзерге вакытта капиталь ремонтка мохтаҗ. Бу мәсьәлә буенча Россия Президенты Дмитрий Медведевка әлеге йортта яшәүче Тамара Санникова мөрәҗәгать иткән.
Аркадий Дворкович озатып йөрүче затлар белән прблемага ачыклык кертү өчен 9 катлы 215 фатирлы 33 нче йорның бер подъездына керде. Торакчыларның проблемаларын тыңлагач, “Совет районы торак–коммуналь хуҗалык” идарәче компаниясе вәкилләре алдына бу проблеманы хәл итү бурычын куйды ул. Бу йорт капиталь ремонт программасына кертелгән һәм проект-смета документларын әзерләү эшләре бара.
“Әлеге йорт 2012 елда ремонтланачак. Бу мәсьлә хәл ителәчәк”, - дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин. ТР Премьер-министры Ильдар Халиков йортның авария хәлендә булу фактын ачыклауга 13 көнлек срок куйды.
Аннары А.Дворкович Казанның 5 нче лицей вәкилләре белән очрашты. Россия Президенты Медведевка балалары әлеге үзәктә укучы Булат Бакиев зарланып язган. Ул Тихомирнов урамы буйлап автомагистраль төзелгән очракта, 5 нче лицей укучылары ачык спорт мәйданчыксыз кала, дип белдергән.
Әлеге уку йорты директоры Гүзәл Рахматуллина белдерүенчә, лицей уникаль, биредә рус, татар һәм инглиз телләре белән беррәттән поляк теле дә укытыла. Лицейда 610 бала белем ала. Хәзерге вакытта биредә капиталь ремонт бара, бу максатка 20 млн. 800мең сум акча бүлеп бирелгән.
Россия Президенты ярдәмчесенә бинаның икенче ягында яңа спорт мәйданчыгы төзү өчен урынны күрсәттеләр, бу айда ук лицей территориясе төзекләндереләчәк. “1 сентябрьдә яңа спорт мәйданчыгы әзер булачак, моннан тыш, августта уку йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк”, - дип ышандырды Илсур Метшин.
Аннары Аркадий Дворкович “IT-парк”та оештырылган Россия Президенты кабул итү бүлмәсендә казанлыларны кабул итте.