ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы: Татарстанда билгеләнгән мәйданнарның 83 процентында бәрәңге утыртылган

2017 елның 27 мае, шимбә

Бүгенге көнгә Татарстанда 7100 гектар җирдән бәрәңге 5900 гектарында утыртылган, ягъни планның 83 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

"Бәрәңге шәхси хуҗалыклар ярдәме белән бездә җитәрлек. Әлеге культура, шикәр чөгендере кебек, тишле дәрәҗәдә каралса, аерым авыл хуҗалыгы оешмалары өчен төп культура була ала. Андый мисаллар бар. Шул ук вакытта, элек бәрәңгене актив үстергән оешмалар бу эшне ташлый. Сәбәпләрегезне аңлау кыен. Товар сыйфатлы булса, базар киң", - диде Марат Әхмәтов. 

Яшелчәләргә быел Татарстанда 2100 гектар каралган. Бүгенге көнгә әлеге секторда эшләр 87 % ка тәмамланган - 1833 га. "Әлмәт районында кызык проект гамәлгә ашырыла. 400 гектар җирдә яшелчә үстерүче фермерларга бөтен шартлар булдырылган: инфраструктуралы җир, яшелчә утырту, сугару, уңыш җыю буенча хезмәт күрсәтелә. Уңышны саклау һәм эшкәртү мәсьәләләрен дә "Овощная долина" - "Яшелчәләр үзәне" кооперативы хәл итәчәк. Быел көз без бу мәйдан уңышын күрә алачакбыз. Шундый ук формада Чүпрәле, Кукмара районнарында да эш бара", - диде министр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International