Татарстанда Ворлдскиллс стандартлары буенча ИТ өлкәсендәге беренче тармак чемпионаты узачак

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге Ворлдскиллс стандартлары буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә илкүләм тармак чемпитонатына әзерләнгәндә һәм уздырганда үзара хезмәттәшлек турында килештеләр. 

Тиешле килешүгә Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә имза салынды. 

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды. 

Ворлдскиллс стандартлары буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә илкүләм тармак чемпитонатын 2017 елның декабрендә Иннополиста уздырырга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чара илнең ИТ-тармагында халыкара стандартлар нигезендә кадрлар белән тәэмин итүне үстерергә, эксперт бергәлекләр формалашуга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итәчәк.   

ИТ-технологияләр өлкәсендәге илкүләм чемпионат ярышларында юнәлешле югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары, шулай ук, «Касперский лабораториясе»н, «Кибер Россия»не, «Ростелеком»ны һәм «Фирма «1C»ны да кертеп, эре предприятиеләр хезмәткәрләре катнашачак.

Анда катнашучылар якынча ун компетенциядә көч сынашачак, бишесе –  мәгълүмат иминлеге, машинада укытуның алгоритмнарын эшләү, магистраль кабель челтәрләре, әйберләрнең сәнәгати интернеты, компьютер уеннарын һәм мультимедиа кушымталарын эшләү – тәкъдир итү рәвешендә булачак. Төп компетенцияләр элеккегечә калачак – бизнес өчен программа хәл ителешләре, веб-дизайн, мобиль робототехника, CAD инженер графикасы, системалы һәм челтәр администрацияләве.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International