Рөстәм Миңнеханов Россия Кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалков белән очрашты

2011 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов Россия Кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалков белән очрашты.
Очрашуда ил кинематографиясен үстерү, Татарстан белән Россия Кинематографистлар берлеге арасында хезмәттәшлекне үстерү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Анда Татарстан ягыннан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
Танылган режиссер бүген Казанда бер көнлек эш сәфәрендә. Иртән ул ТР Президенты, башка рәсми затлар белән бергә Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салуда катнашты. Кичке якта Никита Михалков Казанда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары, иҗат зыялылары вәкилләре һәм яшьләр белән очраша. Соңрак режиссерның “Утомленные солнцем 2: Цитадель” фильмы демонстрацияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International