Владимир Путин ЭКСПО-2017да Татарстан Республикасы экспозициясен карады

2017 елның 9 июне, җомга

Бүген Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм делегация әгъзалары Россия экспозициясендә булдылар, 10 июньнән алып 18 июньгә кадәр беренче тематик атнаның генераль партнеры – Татарстан Республикасы. 

Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар өчен Татарстан Республикасы экспозициясе буйлап экскурсия уздырды һәм республиканың Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән һәм Казахстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүче алдынгы предприятиеләре турында сөйләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ЭКСПО-2017да Россия делегациясе составына төбәкләр башлыкларыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский гына кергән.   

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка ЭКСПО-2017дә Россия экспозициясен оештыруда актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанга киләчәктә дә төбәк икътисадына һәм тулаем ил икътисадына инвестицияләр җәлеп итүдә уңышлар теләде.    

ЭКСПО-2017 төп темасы – «Киләчәк энергиясе». Күргәзмәнең төп максаты – җаваплылыкка өндәү, кешеләр табигатькә мөмкин кадәр зыян китермичә,  Җир шарында энергияне куллануны планлаштырырга һәм тикшереп торырга өйрәнсеннәр өчен белемнәрне формалаштыру. 

Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе     2017 елның 10 июненнән алып 10 сентябренә кадәр барачак.  

Россия экспозициясе – ЭКСПО-2017дә иң зур һәм иң күренекле мәйданчыкларның берсе, барысы 1 мең кв. метр били. 

Татарстан Республикасының катнашу темасы: Кеше энергиясе –технологик үсешнең халыкара кооперациясе драйверы. Республика экспозициясе 88 кв. метр мәйданда урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International