Россия Табигать ресурслары министрлыгы башлыгы Сергей Донской Казанда Федераль экология советының күчмә утырышын ачты

2017 елның 10 июне, шимбә

Бүген Федераль эклогия советының җиденче күчмә утырышын Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской ачты.

Утырыш Россия Федерациясендә Экология елын уздыруның төп чараларын гамәлгә ашыру барышына багышланган. Экология елының төп чаралары планы сигез юнәлеш буенча 234 чараны гамәлгә ашыруны билгели. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Артем Сидоров һәм башкалар катнаша. 

Сергей Донской чыгышында асыызыклаганча, Экология елын уздыруны әзерләгәндә, экология мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү һәм нәтиҗәләргә ирешү өчен мөһим булуы турында сүз барды. Министр белдергәнчә, беренче ярты ел йомгаклары буенча инде җитди нәтиҗәләр чыгарылган. "Әлбәттә, бер елда бөтен мәсьәләләрне дә хәл итү авыр, ләкин без нәтиҗәләр чыгарачакбыз, шуңа күрә барыгызга да үтенеч - ныклап эшләргә һәм уңай нәтиҗәләргә ирешергә, Экология елында уңай нәтиҗәләргә ирешү ассызыклана!", - диде Сергей Донской. Аның сүзләренчә, экология өлкәсендәге реформалар - калдыклар, әйләнә-тирә мохиткә тәэсир һәм башка мәсьәләләр, - болар күпмедер дәрәҗәдә "илнең экологиясен камилләштерүгә бәйле глобаль мәсьәләлрне хәл итеп карау". 

Татарстан Республикасына килгәндә, биредә күчмә утырышны уздырырга булдык, диде Табигать министрлыгы башлыгы, бу төбәк икътисадый үсешнең югары темпларын күрсәтә, шул ук вакытта экология техноген йөкләнешне дә компенсацияли, шулай итеп, икътисадый үсеш фонында экология начараймый. 

Сергей Донской билгеләгәнчә, Татарстанда 2020 елга кадәр экология өлкәсендә җитди программа гамәлгә ашырыла, финанслауның гомуми күләме - 45 млрд. сум. Әлеге акчалар шул исәптән экология вәзгыятен мониторинглауга да сарыф ителә, дип ассызыклады ул. Экология мониторингы кебек җиһазлар булдыру - әһәмиятле дәүләт бурычы. 

Россия Табигать ресурслары министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында табигать саклау инспекторлары хокук бозуларны ачклау өчен бик яхшы җиһазландырылган иде (катерлар, пилотсыз очкычлар һәм башкалар). Ачыкланган 7 мең табигать законнарын бозуларның 97 % тирәсе оператив рәвештә хәл ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International