Астанада хәзер Сөембикә урамы бар

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Бүген Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәрендә «Family Village» коттедж поселогында Ханбикә Сөембикә хөрмәтенә аталган урамны рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре Хакиме Әсәт Исәкәшев катнашты.
«Астанада Ханбикә Сөембикә исемендәге урамны ачу – безнең тугандаш халыкларыбыз тарихында мөһим вакыйга, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында: Бу олы бүләк өчен Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаевка һәм Астана шәһәре Хакиме Әсәт Орентай улы Исәкәшевка рәхмәтемне җиткерәм. Ханбикә Сөембикә образы безнең өчен аеруча кадерле. Анда татар халкының рухы чагыла. Шул ук вакытта Ханбикә Сөембикәне бөтен төрки дөньясында да олылап хөрмәт итәләр. Без аның Татарстан белән Казахстанны берләштерүче символ булуына шатбыз».
Аннары Татарстан Республикасы Президенты урамны ачу инициаторларына рәхмәт белдерде, халыкны котлады һәм аларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм мул тормыш теләде.   
2013 елда Астанда Ханбикә Сөембикә исемендәге урамны ачу инициаторларынан: Казахстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Язучылар берлеге әгъзасы Шарбан Бәйсәнов, Казахстан Республикасының Атказанган скульпторы һәм Татарстан Республикасының халык рәссамы Камил Муллашев, шагыйрә Җәннәт Әскәрбәккызы. Бу инициативаны Казахстан һәм Татарстан республикалары хакимиятләре хуплады. 2015 елда мөрәҗәгать Казахстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Республика ономастика комиссиясе тарафыннан каралды. 2016 елда Астана шәһәре мәслихәте депутатларының чираттагы 11 нче сессиясендә урамга яңа исем Ханшайым Суинбике (Ханбикә Сөембикә) бирү турындагы тәкъдим хупланды. Астана шәһәренең Сарыарка районында татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге урам бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International