Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның МӨРӘҖӘГАТЕ

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россия Федерациясенең иң мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!

Чирек гасырдан артык безнең илебез яңа тарихи шартларда үсә. Икътисад өлкәсендәге һәм җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләр, илебезнең кодрәте ныгу Россиянең халыкара абруен күтәрә, киләчәккә ышаныч бирә. Ватандашларыбыз өчен бу бик зур горурлык.

Россия дәүләтчелеге яшь, ләкин моңа карамастан ул батырлык һәм ныклык мисалларына, җиңүләргә һәм бөек казанышларга бай булган тарихка таяна.

Бүгенге катлаулы шартларда дөрес тарихи нәтиҗәләр ясарга аеруча мөһим. Безне моңа гасыр элек булган һәм дистә елларга илнең язмышын билгеләгән вакыйгалар, авыр Бөек Ватан сугышы һәм үзгәртеп кору еллары да өйрәтә.  

Россиядә халыклар, мәдәниятләр һәм диннәр бәйләнеше һәрвакыт нык булды. Әлеге тормыш рәвеше безне көчле һәм дөнья масштабында конкурентлы итә, суверен сәясәт алып барырга мөмкинлек бирә.

Татарстан - Россия Федерациясе субъектлары арасында аерым урын алып тора. "Алабуга", "Иннокам", "Иннополис" кебек масштаблы проектлар, республиканың югары дәрәҗәдәге инвестицион җәлеп итүчәнлеге, үсеш темплары бүген Татарстанның киләчәген билгели.

Сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара бердәмлек, мәдәни мирасны саклау, массакүләм спорт, мәгариф, сәламәтлекне үстерү, яшәү тирәлеген яхшырту программалары Татарстанны Россия Федерациясенең иң уңышлы төбәкләренең берсе итә.

Барлык эшләребездә без ил җитәкчелегенең һәм беренче чиратта милли лидерыбыз - Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның ышанычын һәм ярдәмен тоябыз.

Кадерле дуслар!

Киләчәктә республикабызны бик күп кызыклы һәм мөһим казанышлар көтә. Алар Татарстанның һәм илнең икътисади егәрлеген алга таба ныгытуга, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Бу юлда барыбызга да кыю ниятләр һәм яңа уңышлар телим. Ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек юлдашыгыз булсын.

Россия көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International