Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Sunrise City комплексында булды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде.   

Башта ул Sunrise City күп функцияле торак комплексына барды (Сөембикә пр., 40).

Торак комплексы проекты 12 блоктан тора. Төзелеш 2014 елда башланган һәм этаплап алып барыла.

Монда сәүдә-күңел ачу комплексы урнашкан, 1000 урынлык парковка бар. Балалар өчен «КидСпейс» һөнәрләр үзәге оештырылган.

Президент өчен экскурсияне Sunrise City проектының баш координаторы Кемаль Эврен Демирҗи уздырды.  

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар сәүдә үзәген, «КидСпейс» балалар шәһәрчеген карадылар.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ай саен Чаллы «КидСпейс»ында  4,5-5 мең кеше була.   

Sunrise City төзелешен алып баручы – Төркиянең «Санрайз Капитал» компаниясе. Беренче этап төзелешенә 5 млрд. сум инвестиция кертелгән, аның төзелеше үткән ел тәмамланган. Хәзер компания икенче этапка керешкән. Анда сәламәтләндерү-ял итү үзәге, күп катлы торак урыннары, җир асты парковкасы һәм сәүдә павильоннары булачак. Аны 2018 ел азагында файдалануга тапшырыга җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International