Ел башыннан Татарстанда юлларны төзекләндерүгә 1 миллиард сумнан артык акча сарыф ителгән

2011 елның 5 июле, сишәмбе

2011 елның беренче ярты елында ТР юлларында 505 мең кв. метр мәйданда чокыр-чакырларны ямау эшләре башкарылган. Бу 2010 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 50 процент тәшкил итә.

Бу саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт министры урынбасары Эдуард Данилов белдерде. Аның сүзләренә караганда, 42 км юл өслеген бозып батып кергән машина эзләре (колья) бетерелгән, 1 миллион метрда асфальтның чатнаган урыннары тәртипкә китерелгән. 22,4 км да яктырту җиһазлары урнаштырылган. Федераль трассада һәм 5065 км төбәк трассаларында юл-тамга сызыклары ясалган.

Юлларда ремонт эшләренең гомуми бәясе 1,152 млрд. сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International