Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы аквабиокультура комплексы проектын тәкъдир иттеләр

2017 елның 17 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы аквабиокультура комплексы проектын тәкъдир иттеләр. 

Киңәшмә Татарстанда балык хуҗалыгы тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланды һәм Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары – Федераль балыкчылык агентлыгы (Росрыболовство) җитәкчесе Илья Шестаков катнашында узды.

Аквабиокультура комплексы турында «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы» ЯАҖ генераль директоры Сергей Юшко сөйләде.

Проект Татарстан территориясендә, чит илләр инвесторларын җәлеп итеп, балык үрчетү буенча җитештерү булдыруны һәм аны үстерүне күз алдында тота. Аерым алганда, Норвегиядән килгән инвесторлар Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә һәм проектны гамәлгә ашырырга теләк белдерделәр.   

Атлантика сөләйман балыгы, төсле көркә, кларий җәене – шушы балык токымнарын республикада үрчетү карала. Бу гамәлләр Кама Аланы, Чистай, Зәй мәйданчыкларында алып барылырга мөмкин.

Мөһим бурычларның берсе – азык базасын булдыру. Аны булдыру өчен  балыклар өчен катнаш азыклар җитештерү заводы мәсьәләсе эшләнә.  

Рөстәм Миңнеханов әлеге концепцияне нигез итеп алырга һәм аны эшләү белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, проектның «юл картасы» кирәк, анда аерым мәсьәләләр җентекләп билгеләнәчәк, шулардан: җир кишәрлекләре бүлеп бирү, җитештерүләрне урнаштыру, махсус кадрлар әзерләү, шулай ук энергия чыгымнарына тарифлар һәм башкалар. «Төп мәсьәләләрнең берсе – җитештерүләр өчен мәйданчыклар билгеләү, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары мөмкинлеген карау», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International