Рөстәм Миңнеханов:«Дженерал Электрик» Татарстан Республикасының күптәнге стратегик хезмәттәше

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

«Дженерал Электрик» - Татарстан Республикасының күптәнге стратегик хезмәттәше. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов General Electric президенты, сратегик үсеш буенча баш башкарма директоры, рәисе урынбасары Джон Райс белән очрашуда белдерде. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Компания вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, алга таба хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнә торган очрашларның ел саен узу тәҗрибәсе барлыкка килде. 

"Бүген без 2014 елда Санкт-Петербургтагы халыкара икътисадый форумда башланган проектка нәтиҗәләр чыгарабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - "ТАИФ" компаниясе белән «Дженерал Электрик», "ГАММА" Төркия компаниясен җәлеп итеп, 3 нче Казан җылылык-электр үзәгенең яңа энергия блогы төзелешен тәмамладылар". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенгә бу - заманча технологияләр буенча төзелгән зур куәтле станция. "Нәтиҗәдәге күрсәткечләр безнең өчен уникаль була, бу перспектив проект", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы җитәкчеле «Дженерал Электрик» компаниясенә гамәлгә ашырылучы проектларга ярдәм күрсмәтүенә ышануын ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International