Илдар Халиков Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты

2011 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы - Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Иран Ислам Республикасы делегацияае белән очрашты. Делегацияне Иранның хаҗ эшләре буенча җитәкчесе Сәед Гали Газиәсгар җитәкләде. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Илдар Халиков делегацияне ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләде. ТР Премьер-министры республика җитәкчелеге Иран белән хезмәттәшлекне югары бәяләгәнен ассызыклады. "Мөнәсәбәтләребезнең, беренчедән, тотрыклы булуына, икенчедән, аларның соңгы вакытта активлашуына без чиксез шатбыз", - диде ул.

Илдар Халиков иранлыларның мөселман киносы фестивалендә актив катнашуы, Кол Шәриф мәчетенә келәмнәр бүләк иткәне өчен рәхмәтен җиткерде.

Сәед Гали Галиәсгар үз чиратында Татарстан җитәкчелегенә хаҗ буенча конференцияне үткәрүдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул республиканың динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә уңышка ирешүен, Татарстанның икътисадый үсешен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International