"Булгария" теплоходында һәлак булган һәм һәлакәттә зыян күргән кешеләр гаиләләренә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк

2011 елның 10 июле, якшәмбе

Россия Федерацңиясе башлыгы Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка “Булгария” теплоходы һәлакәтендә зыян күрүчеләргә һәм үлүчеләрнең туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтүне йөкләде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков белдерүенчә, хәзерге вакытта һәлакәт урынында коткару эшләре дәвам итә. Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы суднолары, шулай ук җәлеп ителгән суднолар катнашында Идел ярларында, шулай ук Куйбышев сусаклагычы акваториясендә эзләү эшләре бара. “Тагын берникадәр кешене коткарып булыр дип өметләнәбез”, – дип белдерде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, фаҗига урынына ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы водолазлары килде, алар баткан суднога кадәр төшәргә омтылачак. “Бүген коткару эшләре һәлакәт урынында эшләүчеләрнең көченнән килгән вакытка кадәр дәвам итәчәк”, - дип ассызыклады И.Халиков.

Россия Федерациясе башлыгы Дмитрий Медведев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов телефоннан сөйләштеләр, дип белдерде Илдар Халиков. “Россия Президенты үлүчеләрнең туганнарына, шулай ук зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне йөкләде. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ресурсларын, ихтыяҗ туган очракта фаҗига урынына федераль органнарны да җәлеп итү йөкләнде” – дип белдерде ТР Премьер-министры.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәлакәт булган вакыттан бирле элемтәдә тора һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшен координацияли. “Булгария” теплоходы бортында 142 пассажир, 33 экипаж әгъзасы – барлыгы 175 кеше булган. 81 кешенең коткарылуы рәсми рәвештә расланган. Калганнар хәбәрсез югалган дип санала”, - ТР Премьер-министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International