Бүген Казанда узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының «Роснано» АҖ белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Роснано» идарәсе рәисе Анатолий Чубайс катнашты, һәм чара «Химград» технопаркының административ бинасында узды.
«Роснано» – Татарстанның күптәнге партнеры, һәм шул вакыт эчендә берничә амбициоз проект гамәлгә ашырылды, - диде Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып. – 2012 елда республикада Нанотехнологияләр үзәге ачылды, аннары углеҗепселләр җитештерү заводы ачылды («Алабуга-волокно»), «Данафлекс-нано» предприятиесен эшләтеп җибәрдек. Бүген нанояпмалар җитештерүен ачу («ТАТ-Адвенира») тагын бер уңышлы проект булачак. Моннан тыш, республикада 2013-2016 елларга нанотехнологияләрне үстерү буенча максатчан программа гамәлгә ашырыла һәм инде безгә чираттагы программаны кабул итәргә кирәк. Татарстан наноиндустрия продукциясе җитештерү буенча алдынгы төбәк санала. Әмма безнең өчен иң мөһиме – саннар гына түгел, ә реаль җитештерү мөһим. Без киләчәктә дә наноҗитештерү күләмен арттырырга телибез, хезмәттәшлек һәм яңа җитештерүләр булдыру өчен ачыкбыз, без туплаган тәҗрибә яңа технологияләрне гамәлгә кертүче компанияләр белән үзара файдалы партнерлыкны гамәлгә ашыру өчен кулланылырга мөмкин».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, «Роснано» белән хезмәттәшлек турында бүген имзаланачак килешү шулай ук нанотехнологияләрне үстерүгә юнәлгән һәм нәтиҗәле диалогка ярдәм итәчәк.
Анатолий Чубайс үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан, һичшиксез, наноиндустрияне үстерүдә төп регионнарның берсе булып тора. Безне монда тулысынча аңлыйлар һәм проектларыбызга ярдәм күрсәтәләр, диде ул, монда, Казанда, күп кенә сәнәгать проектлары уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.
Киңәшмәдә «Роснано» башлыгы актуаль һәм игътибарны таләп итүче тагын берничә проектны атады. Аерым алганда, ул җил энергетикасын үстерү проектын тәкъдир итте.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы белән «Роснано» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Роснано» АҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс кул куйды. Бүген шулай ук килешүне гамәлгә ашыру турында беркетмә дә имзаланды.