Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2017 елгы Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны СӘЛАМЛӘВЕ

2017 елның 1 июле, шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар!

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән татар милли бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!

Бүген бу киң, матур бизәлгән мәйданда милләтләрнең һәм диннәрнең төрле яшьтәге вәкилләре җыелды. Алар игенчеләр хезмәтенә рәхмәтләрен белдерергә, спорттагы сәләтләрен һәм иҗаттагы талантларын күрсәтергә килде.

Сабантуй – татарстанлылар һәм читтә яшәүче ватандашларыбыз өчен иң яраткан бәйрәм. Ул безне үткәннәргә кире кайтара, традицион кыйммәтләрне – туган җиргә һәм гаилә учагына мәхәббәтне, гореф-гадәтләргә хөрмәтне искәртеп тора.

Татарстан игенчеләренең фидакарь хезмәте безгә чәчүне тиешле югарылыкта төгәлләргә булышты. Без көзге уңышка һәм республиканың азык-төлек иминлегенә яхшы нигез салдык.

Безнең хөрмәтле игенчеләргә һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтемне белдерәм.

Быелгы Сабантуй барлык катнашучыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итсен, кунакчыллык мохите белән куандырсын, дуслар белән аралашу һәм уникаль милли традицияләр белән танышу мөмкинлеге бирсен.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

Р.Н. Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International