Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде

2017 елның 2 июле, якшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе), ул “КАМАЗ” йөк машинасы белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак була.

Өчесе табиблар караганнан соң, амбулатор дәвалануга җибәрелгән.

12 кеше хастаханәгә озатылган. 5се авыр хәлдә.

Зыян күрүчеләргә Чаллы, Әлмәт хастаханәләрендә ярдәм күрсәтелә, өчесе Казанга Республика клиник хастаханәсенә җибәрелгән.

Алексей Песошин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус указы нигезендә, 2 июльдә республикада матәм көне итеп игълан ителүен белдерде.

“Татарстан Хөкүмәте һәлак булганнарның гаиләләренә бер тапкыр 1 млн сум күләмендә , зыян күрүчеләргә имгәнү дәрәҗәсенә карап – җиңелрәк яралыларга 100 мең, уртача дәрәҗәдә булганнарга – 200 мең, авыр җәрәхәт алучыларга 300 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, акча республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Ул шулай ук 1 млн сум матди ярдәм һәр һәлак булган кеше исәбеннән карала, дип аңлатты.

“Тану өчен Казанга килгән һәлак булганнарның туганнары урнаштырылачак, тиешле күрсәтмәләр бирелде”, - диде Алексей Песошин.

Сорауларга җавап биреп, ул шулай ук 2 июльгә билгеләнгән Сабан туе бәйрәме бер атнага кичектерелә, дип хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International