Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Булгария” баткан урында тикшерү эшләре дәвам итә һәм судноны күтәрүгә әзерлек бара
2011 елның 14 июле, пәнҗешәмбе
“Булгария” баткан урында тикшерү эшләре дәвам итә һәм судноны күтәрүгә әзерлек бара. Бу хакта бүген фаҗига сәбәпләрен тикшерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында белдерелде. ТР Хөкүмәт йортында узган утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Александр Чуприян белдерүенчә, 13 июльнең 17.00 сәгатеннән алып бүгенге көннең 9.00 сәгатенә кадәр водолазлар суднога 94 тапкыр төшкән, 4 кешенең мәете табылган. Водолазлар эзләү операциясе башыннан алып барлыгы 439 тапкыр суднога төшкән. “Булгария” теплоходы һәлакәте фаҗигасендә гомере өзелүчеләрнең 105 мәете табылган.
Һәлакәт урынында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгыннан 1144 кеше һәм 188 техника эшли, коткаручылар Идел акваториясендә һәлак булучыларның мәетен эзләүне дәвам итә.
Шулай ук һәлакәт урынында судноны күтәрүгә әзерлек бара. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы 40нчы институтының водолазлары баткан теплоходны тикшерү өчен 13 тапкыр су төбенә төште һәм “Булгария”не күтәрүгә әзерли башладылар.
Бүгенге мәгълүматлар буенча Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә 81 кеше җирләнгән, диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков. Зыян күрүчеләргә паспортлар һәм документлар бирү оештырылган. И.Халиков сүзләренә караганда, Россия миграция хезмәте идарәсе кыска вакыт эчендэ документларны әзерли, 13 татарстанлыга паспорт һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә вакытлы документлар бирелгән.
Бу фаҗигада һәлак булучыларның гаиләләренә компенсацияләр түләнә башлады. Татарстан Премьер-министры мүгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы бюджетыннан 300 мең сумлык 3 компенсация бирелгән.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз