Рөстәм Миңнехановка татар телендәге "УЕН-ТВ" балалар өчен белем бирү каналын тәкъдим иттеләр

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә татар телендә “УЕН-ТВ” яңа балалар белем бирү каналы проектын тәкъдим иттеләр.

Проект турында К(И)ФУ ның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский хәбәр итте.

Ул билгеләгәнчә, хәзерге заман дөньясының глобальләшүе нәтиҗәсендә милли телләр күп милләтле илләрдә рәсми тел ягыннан басымга дучар булалар. Бу үз чиратында балаларның үз милли телләрендә азрак сөйләшүенә китерә, чынки телеканалларда милли контент җитәрлек дәрәҗәдә заман таләпләренә туры килми.

"Бүген мәгълүматка артык бай дөньяда татар телендәге ресурслар тәкъдим иткән контент заманга туры килми. Россия халыклары телләрендәге балалар каналларын, шул исәптән татар телендәге 24/7 режимында эшләүче каналларны да бөтен булган медиаплатформалар аша карап булмый. Кайбер балалар өчен продуктлар универсаль каналлар өлеше генә булып тора", - диде Леноид Толчинский.

Аның сүзләренчә, татар телендәге мультимедиахабны булдыру тәүлек буе бөтен интернет-платформаларда карап була торган тулы форматлы VOD-сервис ("сорау буенча видео") ясарга мөмкинлек бирә. Әлеге проект 3-16 яшьлек балалар өчен була.

Яңа канал исеме интернет-тавыш бирү аша сайланган. "УЕН-ТВ" иң популяр исем. Ресурс үзе җитештергән мультфильмнар, сериаллар, махсус программалар һәм уеннар белән тулыландырылачак.  Телепродукция белем бирүгә юнәлдерелгән була.

Авторларга концепцияне камилләштерергә һәм әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алырга тәкъдим ителде.

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элетмә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, "Татмеди" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа каналга инде эшләп килүче эре телекомпанияләр белән көндәшлектә булырга туры килә, шуңа күрә уникаль югары сыйфатлы татар телендәге контент булдыруга аеруча игътибар итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International