2015 елларда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда үткәреләчәк

2011 елның 15 июле, җомга

2015 елларда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда үткәреләчәк. Бу хакта бүген, 15 июль көнне Шанхай (КХР) вакыты белән 13.00 сәгатьтә, Халыкара йөзү федерациясе - FINA бюросы әгъзалары шундый карар кабул иткән.

Шанхайда шул хакта игълан ителү белән, яклар йөкләмәләрне үтәү турындагы килешүне имзалады. Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, FINA Президенты Хулио Сезар Маглионе, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, РФ Йөзү федерациясе Президенты Владимир Сальников кул куйды.

Дөнья чемпионатын Казанда үткәрү буенча заявка кенәгәсендә каралганча, ул түбәндәге объектларда уздырылачак.

Су спорты төрләре сараенда (4,5 урынга исәпләнгән) суга сикерү, синхрон йөзү, су тубы (ярым финал һәм финал) буенча ярышлар узачак. Шулай ук “Олимп” бассейнында – су тубы (хатын-кызлар, алдагы этап, чирек финал), “Буревестник” бассейны – су тубы (ир-егетләр, алдагы этап, чирек финал), Ишкәкләрдә ишү спорты төрләре үзәге (3 мең кешегә исәпләнгән) – ачык һавадагы сулыкта йөзү. Чемпионатның төп кластеры хәзерге вакытта төзелә торган футбол стадионы (45 мең урынга исәпләнгән) белән Су спорты төрләре сараеның берләштерелгән территориясендә урнашачак. Дөнья чемпионаты исә 2015 елның 17 июленнән 2 августына кадәрге вакыт эчендә (2017 елда да шулай ук июльнең II яртысында) үткәрелә, шул рәвешле, ул “Тур де Франс” велоярышы һәм җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты вакытлары белән чагышмый.

Искәртеп үтәбез: Су спорты төрләре буенча Россия моңарчы үзендә дөнья чемпионаты үткәргәне юк. 2013 елда дөнья чемпионатын үзендә уздырту буенча Мәскәү заявка бирсә дә, Дубайга оттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International