Рөстәм Миңнеханов: "Бөтенроссия кыр көне" агро-сәнәгать комплексы продукциясен һәм алымнарын кыр шартларында күрсәтүе белән аерылып тора

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) Лаеш муниципаль районындагы эксперименталь кырларында  "Бөтенроссия кыр көне - 2017" форумы тантаналы рәвештә ачылды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы технологияләр, заманча махсус машиналар һәм җиһазларны, җир эшкәртүнең инновацион алымнарын тәкъдим итүче Россиядәге иң эре күргәзмә-форумы 60 гектар җирне били. 

Чарада Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасы авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты. 

Александр Ткачев сәламләү сүзендә ассызыклаганча,  "Бөтенроссия кыр көне" - АСК өлкәсендә алдынгы эшләнмәләрне күрсәтү, тәҗрибә белән уртаклашу һәм чит ил авыл хуҗалыгы белгечләре белән элемтәләрне үстерү өчен өңай мәйданчык. 

"Быел без әлеге чараны Татарстанда уздырабыз, ә ул Россиядә төрле юнәлешләрдә локомотив булып тора. Биредә яңа технологияләр кулланыла, производство күләме динамикалы рәвештә үсә, продукция сыйфаты югары дәрәҗәдә. Татарстанлылар үз җирләрен ярата һәм илебез аграрчылары өчен үрнәк", - дип ассызыклады министр.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Россия агро-сәнәгать комплексы соңгы елларда үсә бара, импортны алыштыру программалары өлкәсендә зур күләмдәге бурычлар хәл ителә. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Бөтенроссия кыр көне" агро-сәнәгать комплексы продукциясен һәм алымнарын кыр шартларында күрсәтүе белән аерылып тора.

"Экспозициядә авыл хуҗалыгы производствосының алдынгы казанышлары тәкъдим ителгән. Агымдагы елда чарада Россиянең төрле төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 300 компания катнаша. АСКның 15 меңнән артык белгече көтелә. 1100 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителә", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Бөтенроссия кыр көне" шулай ук семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздырылачак, анда авыл хуҗалыгын борчыган актуаль мәсьәләләр турында сүз барачак. Шулай ук программада робототехника буенча бәйге була. 

"Барыгызга да нәтиҗәле эш, яңа идеяләр һәм алымнар телим, уңышлы хезмәттәшлек сезгә. Татарстандагы бу көннәр сезнең өчен файдалы булсын", - диде ул форум кунакларына. 

Кытай Халык Республикасы авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу үз чиратында билгеләгәнчә, Россия һәм Кытай яхшы күршеләр, дуслар һәм ышанычлы партнерла, ә авыл хуҗалыгы  - алга таба хезмәттәшлек өчен әһәмиятле юнәлеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International