Әсгать Сәфәров Вьетнам Социалистик Республика делегациясе белән очрашты

6 июль 2017 ел., пәнҗешәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның Вьетнам Социалистик Республика делегациясе белән очрашуы узды.

Очрашуда катнашучылар коррупциягә каршы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Кунакларны сәламләп, Әсгать Сәфәров Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Вьетнам хезмәттәшлегенең уңай тәҗрибәсен билгеләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Вьетнам арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 59 млн   тәшкил иткән, 2015 ел күрсәткечләреннән ике тапкыр югары.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе ассызыклаганча, заманча шартларда икътисадны үстерү, инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен уңай шартлар булдыру зур әһәмияткә ия.

Кунакларга 2005 елда Татарстан коррупциягә каршы сәясәтне эшләде һәм ул хәзерге вакытта эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр иттеләр.

Әсгать Сәфәров сүзләренчә, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда төп роль электрон технологияләргә бирелә, аерым алганда, “Ачык Татарстан” мәгълүмат системасына. Ул коррупцияне ачыкларга, тискәре коррупция нәтиҗәләрен кисәтергә ярдәм итә.

Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы чаралар турында Коррупциягә каршы көрәш буенча РФ Президенты каршындагы Совет эшчәнлеген тәэмин итү департаменты башлыгы Михаил Баранчук җентекләп сөйләде.

Шулай ук Татарстан Республикасында Дәүләт финанс күзәтчелеге мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион совет эше нәтиҗәләре һәм коррупцион хокук бозуларны кисәтү турында ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов доклад ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International