Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү урбанистик форумында катнашты

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү урбанистик форумы (Moscow Urban Forum-2017) эшендә катнашты. 

Форум 6 - 12 июль көннәрендә ВДНХ да ( 75нче павильонда) уза.

Форум “Агломерацияләр эпохасы. Дөньяның яңа картасы” темасына пленар утыршыннан башланды. Утырышта катнашучыларны Мәсәкәү мэры Сергей Собянин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин катнашты. 

Форумны ачып, Сергей Собянин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлавын җиткерде. Аерым алганда, Россия Президенты Мәскәү урбанистик форумында катнашучылар алга таба Мәскәү агломерациясен үстерүдә кулланып була торган перспектив идеяләр тәкъдим итүләренә ышануын белдергән.

Мәскәү мэры чыгышында билгеләгәнчә, урбанизация уңай процесс. Мегаполислар \үсешен чикләү гомуми югалтуларга, икътисад үсеше темплары кимүгә китерергә мөмкин. Шул ук вакытта Собянин сүзләренчә, мегаполислар белән шәһәрләшүе ким булган төбәкләр арасында элемтәләрне ныгытырга кирәк. 

Бу форум шһәрне үсерүгә ярдәм итә алырлык тәҗирбәләрне ачыклап, киңәшәләр бирергә тиеш, дип ассызыклады Сергей Собянин. 

Дмитрий Козак сүзләренчә, Россия Федерациясе киңлекләрен үстерү стратегиясенә багышланган региональ сәясәт һәр субъект үсеше перспективаларын билгеләргә тиеш. Илдәге социаль һәм җитештерү инфраструктурасын булдыруга  5 трлн. сум бүленеп бирелгән. 

Икенче зур проект Россиядә уңайлы шәһәр мохитен булдыруга багышланган. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда шәһәр киңлекләрен тулысынча ревизияләү уздырылды. Агломерациянең нәтиҗәле эшчәнлеген цифрлы икътисадны үстерү һәм "Акыллы шәһәр" булдырусыз мөмкин түгел. Форумдагы дискуссияләр яңа тәкъдимнәр ясый ала, диде Д.Козак. 

Сергей Собянин пленар утырышны йомгаклап белдергәнчә, эре шәһәрләр һәм агломерацияләр роле тиз арада үсә барачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International