Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт идарәсе (ГУОБДД) башлыгы Михаил Черников белән очрашты

2017 елның 7 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт идарәсе (ГУОБДД) башлыгы Михаил Черников белән очрашты.

Михаил Черников һәм Рөстәм Миңнеханов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшнең өстенлекле юнәлешләре, сыйфатлы һәм заманча юллар, аварияләргә каршы профилактика мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Михаил Черников Казанга ике көнлек эш визиты белән килде.

Ул Татарстанда юл иминлеген тәэмин итү эше ничек оештырылганы, ведомствоның материаль тәэмин ителеше белән танышты.

Михаил Черников Татарстан республикасы буенча Россия ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт идарәсе бинасында булды, анда техник тәэмин ителешенә бәя бирде. Шулай ук Хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге эше һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү материалларын эшкәртү барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International