Казанда 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру республика халкын бассейнда йөзү белән шөгыльләнүгә җәлеп итәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов белдерде. Министр һәм “Казан 2015/2017” заявка бирү комитеты башкарма директоры Владимир Леонов Казанның дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулап алу белән, нинди перспективаларга ия булуы турында сөйләде.
Казанда 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру турныдагы карар 15 июльдә Халыкара йөзү федерациясе конгрессында кабул ителде. Владимир Леонов сүзләренә караганда, максатчан алып барылган эш уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән: Казан өчен Халыкара йөзү федерациясе башкарма комитетының 20 әгъзасы да тавыш биргән.
Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, Казанны чит илләрдә бик белеп бетермиләр. Шуңа күрә РФ Премьер-министры Владимир Путинның һәм РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Татарстан башкаласын күрсәтүдәге өлеше зур булган. Федерация әгъзаларына шулай ук Казанда 2013 елда Универсиада уздыру факты да тәэсир иткән. Россиянең Сочида –Олимпиада, Мәскәүдә Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты уздыруга алынуы илнең зур спорт чаралары үткәрә алуын күрсәтә, дип саный В.Леонов.
Рафис Борһанов Казанда дөнья чемпионаты уздыру су белән бәйле спорт төрләренә халыкның игътибарын җәлеп итәр дип фаразлый.
В.Леонов билгеләп үткәнчә, чемпионат уздыру Казанны дөнья күләмендә таныту, инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне арттыру нисбәтеннән яхшы. Чемпионат уздыру өчен кирәк булган бөтен корылмалар Универсиада башланганчы ук әзер булачак. Шул исәптән, яңа төзелә торган стадионда йөзү буенча ярышлар өчен ике бассейн корыла, Спортның су төрләре сараенда ватерполчылар турнирлары, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча ярышлар узачак. Ачык һавада йөзүчеләрне Урта Кабан кабул итәчәк.
Стадион һәм Спортның су төрләре сарае чемпионатның төп корылмалары булып тора. Ә Казанка ярларында тамашачыларга һәм кунакларга рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булачак.
Дөнья чемпионатын уздыруның төгәл көннәре әле билгеле түгел, ул чемпионатка 2 ел кала билгеләнә.