Рөстәм Миңнеханов: “Эшләр уңышлы барган очракта “Булгария”не инде иртәгә үк су төбеннән күтәрергә мөмкиннәр”

2011 елның 20 июле, чәршәмбе

“Эшләр уңышлы барган очракта “Булгария”не инде иртәгә үк су төбеннән күтәрергә мөмкиннәр”. Теплоход баткан урында булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый белдерү белән чыгыш ясады.
“Кызганычка күрә, һава шартлары эшне кыенлаштыра. Шуңа да карамастан, алга куелган бурычны үтәү өчен тиешле бөтен шартлар, техника, җиһазлар бар. Бер “сөлге” үткәрелде инде, тагын өчне урнаштырасы калды. Без “сөлгеләрне” теплоход астыннан үткәрү бүген төгәлләнер һәм эшләр уңышлы барган очракта “Булгария” инде иртәгә үк су төбеннән чыгарылыр дип өметләнәбез”, - диде Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы хәбәрсез югалганнар турындагы каршылыклы мәгълүматларга бәйле хәлгә дә ачыклык кертте. “Бөтен ил буйлап эш бара. Тагын да төгәлрәк сан бар, тик әле аның дөреслеген тикшерергә кирәк. 6 кеше гомумән беркайда да юк. Фаҗига килеп чыгу белән, Гражадннар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары хәбәрсез югалганнар турындагы мөмкин булган бөтен мәгълүматны җыйды. Берничек тә расланмый торган берничә фамилия бар”, - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International