Рөстәм Миңнеханов: "Казанкомпрессормаш" үз нигезен тапкан"

2011 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

“Казанкомпрессормаш” җәмгыяте бүген 60 еллык олы юбилеен бәйрәм итә. Завод коллективын һәм ветераннарын олы бәйрәмнәре белән котларга бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.
Дәрәҗәле кунаклар тантаналы җыелышка кадәр заводның спорт инфраструктурасы белән танышты, даими эшләүче күргәзмәләр корпусында компрессор техникасы үрнәкләре( шул исәптән тәүге компрессор үрнәкләре) белән танышты. Бирегә килүче дәрәҗәле кунаклар өчен уй-теләкләрне язып калдыру өчен махсус китап булдырылган. Бүген аны республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов үз теләкләре белән тулыландырды. “Казанкомпрессормаш” илдә компрессорлар төзү буенча танылган лидер. Ныклы фәнни фикергә һәм көчле производство базасына ия булу, югары технологияле предприятиегә иң кыю инженерлык идеяләрен гамәлгә ашырырга, конкурентлы продукция, үрнәк инновацион техника чыгарырга ярдәм итә. Коллективка алга таба да нәтиҗәле хезмәт, яңа уңышлар телим”, дигән юллар бар анда.
Чираттагы нокта юбилейга туры китереп заводның медицина пункты базасында ишекләрен ачкан өр-яңа шифаханә булды. Биредә 10 белгеч ел дәвамында предприятие хезмәткәрләренә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтәчәк. Президент өй туена бүләккә Татарстанда җыелган Fiat Doblo автомобилен алып килгән иде.
Ә юбилей чараларының төп өлеше – тантаналы җыелыш Президент катнашында конференцияләр залында узды. Биредә заводның шанлы үткәне, бүгенге ныклы позциясе һәм өметле киләчәге хакында сүз барды, завод тарихында якты эз калдырган шәхесләр барланды.
Россиядә киң спектрлы компрессор техникасы җитештерүче эре предпряитие саналган “Казанкомпрессормаш”та алты дистә еллык тарихы дәверендә сәнәгать өчен югары җитештерүчәнлекле 370 төрдән артык компрессорлар һәм суыткыч техника җитештерелгән, 40 тан артык илгә Казан компрессорлары экспортланган. Бүген предприятиенең төп заказчылары - нефтьчеләр, нефтехимиклар, газчылар, энергетиклар, металлурглар, космос тармагы. “Роснефть”, “ЛУКОЙЛ”, “Газпром”, “Татнефть”, “Сибур”, “Сургутнефтегаз”, “Магнитогорски металларгия комбинаты”, “Плесецк” космодромы кебек эре гигантларның барысы да Казан компрессорларын кулланучылар.
Бүген биредә завод өчен авыр чорлар булган 1990 елларны бик искә төшерергә яратмыйлар, шулай да соңгы еллардагы уңышлар хакында сөйләгәндә, генераль директор Ибраһим Хисамиев ул елларны барлап алды. “1996 елда заводның хәле бик авыр, бөлгенлек алдында калган иде. Ул вакытта Татарстан җитәкчеләренең позициясе заводка яшәп калырга ярдәм итте. Дәүләт ул елларда номинацияләнмәгән 17 млрд. сумлык ташламалы кредитлар, салым ташламалары белән ярдәм итте. Бүген “Казанкомпрессормаш”колмпрессорлар җитештерү өлкәсендә илдә яшәп калган һәм үсештә булган сирәк предприятиеләрнең берсе”, - дип искәртте генераль директор.
Республика җитәкчелегенң ярдәме белән компрессорлар төзелешендә илдә бердәнбер конструкторлык институты булган “В.Б.Шнепп исемендәге Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты”да сакланып калынган. Ибраһим Хисамиев ассызыклаганча, “Казанкомпрессормаш” белән әлеге институт арасындагы тыгыз хезмәттәшлек үз нәтиҗәләрен бирә. 1996 елда завод нибары 80 млн. сумлык продукция җитештергән булса, быел исә биредә чама белән 3 млрд. сумлык продукция җитештерелер дип көтелә. Генераль директор сүзләренә караганда, хәзер җитештерүнең гомуми күләмендә яңа инновацияле техниканың өлеше 80 проценттан арткан. Ибраһим Хисамиев предприятиенең динамик үсештә булуын берничә сан белән дәлилләп узды. Соңгы 5 елда биредә барлык төп күрсәткечләр үсеш бирә. Җитештерү күләме – 3, инвестицияләр җәлеп итү – 1,9, хезмәт хакы – 2,6, баланс кереме – 1,5 тапкырга арткан. Бу уңышларны соңгы еллардагы бүләкләр дә раслый. Предприятие ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат-2005” премиясе лауреаты, “2010 елның иң яхшы компаниясе” исеменә лаек, “Инновацияләр һәм фәнни эшләнмәләр өлкәсендә Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе һәм оешмасы” номинациясе лауреаты һ.б. Уңышларда фидакарь эшчеләр, инженерлар белән беррәттән, интеллектуаль потенциалның да роле бик зур. Институтта һәм заводта, гомумән алганда, 5 фән докторы, 20 фән кандидаты эшли.
Предприятиенең үсеше һәм кадрлар белән тәэмин ителешенә биредәге ныклы социаль сәясәт зур өлеш кертә. Ул квалификацияле хезмәткәрләрне, бигрәк тә яшьләрне ныгытып калдыруга юнәлгән. Заводта түләүсез ашханә эшли, үз ярдәмче хуҗалыгы, умарталыгы, ял базасы бар. Завод территориясендә спорт мәйданчыклары булдырылган.
Производствоны яңадан җиһазландыру заводның тулысынча үз керемнәре исәбенә алып барыла. Предприятие соңгы елларда “Сакчыл җитештерү” программасын уңышлы гамәлгә ашыра.
“Озак еллар эшләүче гамәлдәге предприятиедә сакчыл җитештерү технологияләрен җиренә җиткереп гамәлгә кертү зур көч таләп итә. Медиөина үзәге булган шифаханәнең мөмкинлекләре белән дә таныштык. Боларның барысы да коллективның алга зур бурычлар куюы хакында сөйли”, -дип ассызыклады ТР Президенты үз чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов авыр елларда да сакланып калган һәм динамик үсеш бирүче бу предприятиене үз урынын тапты дип саный. Аның төп көнкурентлык өстенлеге, ди ул, Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты белән тыгыз хезмәттәшлектә. Биредә җитештерелүче яңа продукциянең 80 проценттан артыгының инновацияле продукция булуына, Президент фикеренчә, новацияләр хисабына ирешелгән. Ул җитештерү күләмнәренең үсешен биредә алып барылган эзлекле эш нәиҗәсе дип ассызыклады. Президент “Казанкомпресормаш” кебек предприятиеләрнең инжернерлык һөнәренең абруен күтәрүчеләр булуын аерым искәртте.
Рөстәм Миңнеханов фидакарь коллективны котлап, аларга Татарстан һәм Россия икътисады үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Юбилей уңаеннан предприятиенең бертөркем хезмәт алдынгылары Президент кулыннан РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен алды. Аерым алганда, “Казанкомпрессормаш” җәмгыяте коллективына һәм аның генераль директоры Ибраһим Хисамиевка ТР Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм тантанасы ТР һәм РФ сәнгать осталарының чыгышы белән үрелеп барды. Соңрак завод җыелма командасы белән Россия футболы ветераннарының “Столица” командасы арасында иптәшләрчә футбол матчы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International