Татарстанда 2011 елгы капиталь төзекләндерү программасында каралган 999 йортның 321ендә күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнгән инде. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ирек Фәйзуллинның сүзләренә караганда, 11 муниципаль берәмлектә 2011 елгы программага кергән йортларны капиталь ремонтлау эшләре тулысынча төгәлләнгән. Узган атнада 69 күпфатирлы торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән 321 йортның 93 е генә Дәүләт торак инспекциясе татарфыннан кабул ителүе хакында белдерде.
Дүрт муниципаль райондагы (Баулы, Меделеевски, Чистай районнары һәм Казан шәһәре) 9 йортта расланган эш графикларыннан калышу билгеләп үтелгән.
Тулаем алганда идарәче компанияләр һәм торак-милекчеләре ширкәтләре счетына капиталь ремонт эшләрен башкару өчен 2,6 миллиард сум (2011 елга капиталь төзекләндерү эшләрен финанслау лимиты – 4,3 миллиард сум) акча күчерелгән. 16 муниципаль берәмлек республика бюджеты акчаларын идарәче компанияләр һәм торак-милекчеләре ширкәтләре счетына күчермәгән.
2011 ел планы буенча 5120 ике контурлы казан урнаштыру күздә тотыла, 4644 кешедән фатирларда казаннар урнаштыру турында гаризалар килгән. Күпфатирлы йортларда гомумйорт исәпләү приборлары куюга килгәндә, 2011 елгы программада каралган 8031 исәпләү приборының 44 проценты урнаштырылган инде.
Алга таба Ирек Фәйзуллин республикада “Бәләкәч” программасы кысаларында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре (балалар бакчалары) төзүнең барышы хакында бәян итте. Искәртеп узабыз, 2011 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзү һәм капиталь ремонтлау программасы тарафыннан 29 яңа төзелүче һәм күчмә объектта, 108 капиталь ремонт объектында, шәхси-дәүләт партнерлыгы шартларында вариатив форма буенча төзелүче 6 объектта 11 мең 295 урын булдыру күздә тотыла.
Төзелүче һәм күчмә объетларда планлаштырылган эшләрнең 50 проценттан артыгы башкарылган.
Программа нигезендә 2872 миллиард сумлык эш башкару күздә тотыла, 1436 миллиард сумлык эш башкарылган инде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда ремонтланган объектларда капиталь төзекләндерү буенча кимчелекләрне бетерергә күрсәтмә бирде. Аның сүзләренә караганда, эшләрнең подрядчыларын табарга, фатирларны йөреп чыгарга һәм ачыкланган проблемаларны бетерергә кирәк. Йортта яшәүчеләр белән элемтәгә керми, фатирларны йөреп чыкмый торып без кискен мәсьәләләрне хәл итә алмаячакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу йортларны кышка, ягу сезонына әзерләү барышында аеруча мөһим.