Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 21631 проектындагы кече ракета корабы корпусын урнаштырдылар

2011 елның 22 июле, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 21631 проектындагы кече ракета корабы корпусын урнаштыру тантанасында катнашты.
Чарада шулай ук контр-адмирал, Каспий флотилиясе командующие Сергей Алекминский, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тантанада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул бүген шундый заманча һәм куәтле кораблар төзүче ил өчен горурлык хисләре кичерүен белдерде.
Күркәм гадәткә кергәнчә, мактаулы кунаклар стапель-кондукторда язулы такта урнаштырды.
Кече ракета корабының корпусын урнаштыру кысаларында заводның иң тырыш хезмәткәрләре – судно төзүчеләр, инженерлар, технологларга ведомство бүләкләре, Мактау грамоталары тапшырылды.
Завод эшчеләре һәм кунаклар игътибарына Горький исемендәге заводның иҗат коллективлары, “Смайл” вокаль студиясе, “Амазонки” бию коллективы һәм башкалар катнашындагы концерт тәкъдим ителде.
Шуннан соң кунаклар ремонт эшләре үткәрелгән һәм яңа дәвалау җайланмасы урнаштырылган “Дельфин” шифаханә-профилакториенда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International