"Булгария" теплоходын су астыннан күтәрү буенча операция җитәкчесе, РФ транспорт министры урынбасары Виктор Олерский эшкә нәтиҗәләр ясады. Аның фикеренчә, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән кешеләрнең мәетләре суднода.
"Бүген мөһим көн иде. Операция төгәлләнде диярлек. Иң авыры артта. Тулаем алганда операция уңышлы төгәлләнде. Бүген транспорт министрлыгы эше төгәлләнә. Иртәгә инде гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эш итә башлый. Судноның барлык бүлмәләре әлегә каралмаган. Ләкин анда мәетләр бар. Водолазлар аларны тыштан күргән. Тик аларга судноны тулысынча киптерткәч кенә ирешергә мөмкин булачак", - диде Виктор Олерский.
Шулай ук, РФ транспорт министры урынбасары судноның киләчәгенә кагылышлы фикерләре белән дә уртаклашты. "Операция 18-20 көн дә дәвам итә алыр иде, ләкин без аны вакытыннан алдан төгәлләдек. "Булгария"не инде ремонтлап булмый. Андый мөмкинлек юк", - диде операция җитәкчесе.
Виктор Олерский һәлакәтнең сәбәпләре булырга мөмкин булган факторларны да санап китте: "Һәлакәт берничә фактор нәтиҗәсендә килеп чыккан: судноның халәте, эшләми торган мотор, корабның бер якка авышуы һәм һава торышы".