Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы утырышында тагын дүрт резидент-компаниянең гаризалары расланды

2011 елның 25 июле, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы утырышында тагын дүрт резидент-компаниянең заявкалары расланды. Утырыш соңында журналистлар белән әңгәмә вакытында “Алабуга” МИЗ ның Директорлар советы рәисе Тимур Шаһивәлиев бу хакта җентекләбрәк сөйләде.
Эре сәнәгать проектларын гамәлгә ашыру өчен Россиянең аеруча әзерлекле инвестицион мәйданнарының берсе саналган сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы шушы көннәрдә генә 5 еллыгын билгеләп үтте. Шул вакыт эчендә аның территориясендә резидент буларак 15 компания теркәлү узды. Аларның бишесе инде производстволарын башлаган. Резидентлар арасында автомобильләр җитештерүче “Соллерс-Алабуга”, “Северсталь-Исузу”җәмгыятьләре, полипропиленнан продукция җитештерүче “Полиматиз” ЯАҖ, пыяла җепселләр һәм алардан продукция җитештерү буенча “П-Д Татнефть –Алабуга Стекловолокно”, үзагач эшкәртү буенча “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри”, яшелчә продукциясен эшкәртүче “Белая Дача Алабуга” җәмгыятьләре һ.б. бар.
Тимур Шаһиәхмәтов белдергәнчә, бүгенге Күзәтүчеләр советы утырышында барлыгы 30 млрд. сумлык проект расланган. Заявкалары расланган 4 компания төрле өлкәләргә карый. “Форд-Соллерс” уртак предприятиесенең автомобильләр һәм двигательләр җитештерү проекты (85 мең автомобиль һәм 180 мең двигатель ) 800 млн. доллар белән бәяләнә. Аны эшләтеп җибәрү 3000 яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.
Икенче производство поликристаллик кремний җитештерүгә кагыла. Әлеге югары технологияле эре проектның бәясе 350 млн. доллар. “Алабуга” мәйданындагы бу производство илдәге тәүге производствоның берсе булачак. Ул 775 эш урыны булдыруга исәпләнгән. Бүгенге Күзәтүчеләр советында расланган өченче проектны Төркиянең “Хәят Кимия” компаниясе тәкъдим иткән. Билгеле булганча, моңа кадәр “Алабуга” зонасында әлеге илнең ике компаниясенең (“Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” һәм “Тракья Гласс Рус”) производстволарына нигез салынган иде инде. “Хәят Кимия” безнең икътисади зонага килгән өченче төрек компаниясе булачак. Тимур Шаһивәлиев белдергәнчә, аның санитар-гигиеник продукция җитештерүгә исәпләнгән проекты 20 млн. долларга якын инвестицияләр таләп итә. Производство башлану 300 эш урынына юл ача.
“Алабуга” террриториясендә гамәлгә ашырылачак дүртенче яңа проект инфраструктура проекты булачак. “Азык-төлек төргәкләүнең заманча индустриясен тиешле логистикадан башка күзаллап булмый. Яңа проект югары технологияле логистика төзелеше белән бәйле булачак. Ул “Белая Дача Алабуга” кебек гамәлдәге резидентларга да, яңа компанияләргә дә хезмәт күрсәтәчәк”, - ди Тимур Шаһивәлиев.
Аның сүзләренә караганда, бүген “Алабуга” МИЗ террриториясенә резидент-компанияләр белдергән инвестицияләрнең гомуми күләме 60 млрд. сумнан артып китә, ягъни 2 млрд. доллар дигән сүз. 8 мең яңа эш эш урыны төзелә. Бу -“Алабуга” МИЗ ның актив үсеше хакында сөйләүче саннар”, -ди Директорлар Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International