Президент Рөстәм Миңнеханов Казандагы төзелеш объектларында булды

2011 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы төзелеш объектларын карады. Сәфәрдә республика башлыгын Премьер-министр Илдар Халиков, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. озатып йөрде.
Президент тукталган беренче объект Республика клиник хастаханәсе, “Кояшлы шәһәр” торак кварталы һәм Универсиада авылы янәшәсендә дүртенче җылылык чыганагы төзелеше өчен бүлеп бирелгән мәйданчык булды.
Соңыннан Президент һәм аны озатып йөрүче затлар М.Сыртланова урамында төзелүче Универсиада корылмасы- Гимнастика үзәген карады.
Агросәнәгать паркы төзелеше өчен каралган мәйдан – чираттагы пункт булды. Республика башлыгына төзелешнең генераль планын ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бүген инде төзелеш эшләренең план-графигы расланган. Быел эчке челтәрләр һәм объектка керү юллары сузу эшен тәмамлау ниятләнә.
Агросәнәгать паркы төзелеше проекты “Татинвестгражданпроект” ДУП тарафыннан эшләнгән. Төзелеш 2012 елга тәмамланырга тиеш. Проектның бюджеты 1,7 млрд. сум тәшкил итә. Ул 8 га мәйданны биләячәк. Төп бинаның мәйданы 39 мең кв. м булачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән футбол стадионы һәм 4200 урынга исәпләнгән Су спорты сараен карады. Биредә эшләр тулы куәткә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International