Бүген Казанда ТР Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советы утырышы узды. Аны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Утырышта катнашучылар берничә мәсьәләне карады. Попечительләр советы әгъзалары Инвестицион-венчур фондының төрле күргәзмә һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашуы турында фикер алышты.
Шулай ук, ТР Инвестицион-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.