Бүген ТР Хөкүмәте йортында дәүләт башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы “кадрлар резервы” вәкилләре - “Дәүләт-иҗтимагый идарә магистры” һөнәри әзерлек программасы тыңлаучыларының йомгаклау проектлары якланды.
Төркемнәрнең эшен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау игътибарына тәкъдим иттеләр. Хөкүмәт йортына ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар җыелды.
Республика социаль-икътисади үсеш ориентирлары “Татарстан: глобаль чакыруларга җаваплар” дигән республика проектында тәкъдим ителде. Татарстан икътисади үсешенең тәкъдим ителә торган яңа моделе республиканың инновацион потенциалын, яңа икътисадны кадрлар белән тәэмин итүгә нигезләнгән. Яклауга тәкъдим ителгән башка докладлар республиканың халыкара мәйданга чыгу юллары эчтәлеген тагын да җентекләбрәк ача. Республиканың төп проектын икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.
Министр ассызыклап үткәнчә, Татарстанның якындагы унъеллыкка иң мөһим стратегик бурычы – глобаль масштабларда көндәшлеккә сәләтле икътисад формалаштыру нигезендә тормыш дәрәҗәсенең сыйфатын арттыру.
Докладлар белән шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов, республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов чыгыш ясады.
Тәкъдим ителгән докладларны шәрехләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моның эшне шул рәвешле оештыруда тәүге омтылыш булуын ассызыклады. Искәртеп узабыз, “Дәүләт-иҗтимагый идарә остасы” һөнәри әзерлек программасы РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан эшләнгән. Укыту лекцияләр, семинарлар, тренинглар, проект төркемнәрендә эшләү, фикер алышулар, консультацияләрне үз эченә алган, алар дәүләт башкарма хакимияте органнары, Татарстан муниципаль хакимияте җитәкчеләренең программага җәлеп ителгән экспертлар белән турыдан-туры диалогы форматында үткәрелгән.
Модульләр кысаларында министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, предприятие, оешма, фәнни учреждение директорлары һәм башкалар өчен эксперт лекцияләре уздырылган. Лекцияләр шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен видеоэлемтә ярдәмендә республика территориясендә трансляцияләнгән.
Программага Россия һәм халыкара дәүләт хезмәткәрләре, сизелерлек практик тәҗрибәгә ия дөнья дәрәҗәсендәге экспертлар җәлеп ителгән. Алар арасында РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, Россия Саклык банкы президенты Герман Греф, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Дементьев, Бөтендөнья банкы, Массачусетс технология институты вәкилләре һәм башкалар бар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, бүген тәкъдим ителгән докладлар идеаль түгел, әмма докладчылар кайбер җитди һәм мөһим моментларны, аеруча кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча, билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, биредә билгеле бер стандартлар булдырылырга тиеш. Ул шулай ук белгечләрне әзерләгәндә аның кешелек потенциалын, эшкә сәләтлелеген, рухи халәтен һәм башкаларны исәпкә алуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүгенге көндә инновацион инфраструктура – технопарклар, инновацион мәйданчыклар булуга да карамастан, фән һәм икътисадның реаль секторы, югары уку йортлары һәм предприятиеләр арасында тыгыз хезмәттәшлек юк. “Мин безнең вузларның технопарк мөмкинлекләреннән ни рәвешле файдалануыннан канәгать түгел, - дип ассызыклады ул. – Бүгенге көндә фән әһелләре, уйлап табучылар реаль секторга нәрсә кирәклеген, дөньяның кая таба хәрәкәт итүен белергә тиеш”.
Очрашу азагында программаны оештыручылар мондый эшнең алга таба да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.