ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: Ел икмәкле булыр

2011 елның 2 августы, сишәмбе

Республикада быелгы уракны уңышлы башкарып чыгу өчен, дәүләт тарафыннан һәртөрле ярдәм чаралары күрелгән. Хәзер барысы да эшне урыннарда ни дәрәҗәдә оештырудан, кеше факторыннан торачак. Бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
Узган елгы корылыктан соң, агымдагы елны мул икмәкле ел дип авыз тутырып әйтергә була. Тик кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык. Бүген бурыч :өлгергән мул уңышлы вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу.
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, быел Татарстан игенчеләренә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын 1 млн. 650 мең гектар мәйданнан җыеп алырга кирәк. Аның 600 мең гектарга якынын көзге культуралар, 1 млн. гектардан артыгын сабан культуралары тәшкил итә. “Уҗым культуралары уңышын формалаштыру язмышы хәл ителгән. Сабан культуралары, аеруча соңрак утыртылган бодай буенча, бераз борчу бар. Узган өч атнада сакланган коры кызу һава торыш бөртек уңышын формалаштыруга кайбер төзәтмәләр кертергә мөмкин”, -ди республиканың баш аграрие.
Бүген республикада бөртеклеләр биләгән мәйданның әлегә 13 процентында урып-җыю эшләре башкарылып, 700 мең тонна ашлык суктырылган. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, кичә иң җитештерүчәнлекле көн булган: 132 мең тонна ашлык суктырып алынган. Министр сүзләренә караганда, быелгы урып-җыю кампаниясендә Әлки, Кайбыч, Сарман, Нурлат, Зәй районнары аеруча сөендерә. Әлки районында бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар мәйданының 29 проценты җыелган, Кайбычта – 27 проценты җыелып, 25 мең тонна ашлык суктырылган, Сарманда мәйданның 23 проценты җыелып, 40 мең тоннага якын ашлык суктырылган. Нурлат районы да елдагы позицияләрен саклый. Биредә бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар мәйданының 20 процентыннан артыгында уңыш җыеп алынган, 40 мең тонна ашлык суктырылган. Зәй районы да быел эшкә бик оешкан төстә тотынган. Биредә мәйданнарның 20 процентында уңыш җыелган, 25 мең тоннадан артык бөртек суктырылган.
Министр шул ук вакытта урып-җыю эшләрендә сүлпәнлек күрсәткән яки бу эшкә соңлап тотынган районнар булуын искәртте. Аның сүзләренә караганда, компактлы саналган Менделеев районы һаман да урып-җыю эшләренә чынлап торып керешеп китә алмый. Биредә нибары 1000 тонна ашлык суктырылган. Лениногорски районы да бер урында таптана, биредә бүгенгә 5 мең тоннадан да азрак ашлык суктырылган. 2000 нче еллар башында югары культуралы игенчелек төбәге саналган Азнакай да хәзер үзен күрсәтә алмый. Хәзергә биредә 7 мең тонна ашлык суктырылган. “Географик үзенчәлеге буенча урып-җыюга соңрак тотынган Бөгелмәне бераз гафу итәргә була. Анда 5 мең тонна ашлык суктырылган”, -ди министр. Югары Ослан, Ютазы районнары күрсәткечләре дә әлегә канәгатьләндерә алмый. “Ютазы иң көньяк район булганга, уракка барыннан да иртәрәк төшеп, Кайбыч кебек югары урып-җыю темпларын бирә ала. Алар зурлыклары буенча бердәй территорияне били. Кайбычта 25 мең тонна ашлык суктырылса, Ютазыда 5 тапкырга кимрәк”, -дип ассызыклады министр. “Шушындый зур аермалар булу, министр буларак мине борчый. Вакыт үтү белән, мөгаен бездә кеше материалының да сыйфаты аксый барадыр. Бүгенге җитәкчеләрдә җаваплылык та элеккеге кебек түгел”, -дип ассызыклый Марат Әхмәтов.
Инвесторларга килгәндә, “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте бүлекчәсе булган “Восток зернопродукт” ЯАҖ быел уракта башка инвесторларга үрнәк күрсәтә. Аның кырларыннан 25 мең гектар мәйданда уңыш җыеп алынган. “Әлегә мәйданнарының 9 проценты гына җыелган “Вамин-Татарстан”га “Восток зернопродукт” үрнәгенә иярергә кирәк. Аларга республика тарафыннан күрсәтелә торган техник, оештыру, финанс ягыннан ярдәм күбрәк тә әле”, - дип ассызыклый аграр министр. “Азык -төлек корпорациясе”, “Ак Барс-Холдинг”ка да җитештерү темпларын арттырыга кирәк.
Бер гектардан алынган уңышка килгәндә, бу күрсәткеч буенча елдагыча Актаныш алда бара. Биредә гектарыннан әлегә 40 центнер уңыш чыга. Алга таба бу күрсәткеч тагын да югарырак булыр дип көтелә. Нурлат районында да уңыш гектарыннан 40 центнер чамасы. Апас, Зәй районыннарында – 35 әр центнер. Ә менә уракны сүлпән оештырган районнарда уңыш түбән. Ютазы, Лениногорски, Кама Тамагы, Әгерҗе районнарында бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 25 әр центнер уңыш чыга. “Онытырга ярамый, узган елгы корылыкны кичергәннән соң, 25 центнер да икмәк”, -дип ассызыклый аграр министр. Аның белдерүенчә, хәзергә республика буенча уңыш гектарыннан уртача 31, 1 центнер тәшкил итә. “Әлегә бу ахыргы сан түгел. Кырлардагы уңышның төрлелегенә бәйле рәвештә, урып-җыю барышында аңа төзәтмәләр кертелә”, -ди ул.
Быел ил күләмендә бөртеклеләрнең тулай җыемы 95 млн. тоннага җитәр дип фаразлана. Татарстанда исә белгечләр 5 млн. тонна булыр дип өметләнә. Бүген министр конкрет саннарны атаудан баш тартып, бу хакта сентябрь аенда гына ышанып сөйләп булачак, дип искәртте.
Синоптиклар августның икенче яртысында яңгырлар фаразлый. “16 августка кадәр кырдагы ашлыкның зур өлешен җыеп алырга өлгерергә кирәк. Быел уңышны югалтуларсыз җыеп алу бары кеше факторы, җаваплылыктан гына тора”, - дип ассызыклады министр. Республика җитәкчелеге тарафыннан тәүлеккә кимендә 200 мең тонна ашлык суктыру бурычы куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International