Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Республика башлыгы Әлмәт шәһәрендә торак йортлар төзеләчәк урында тәүге таш салу тантанасында катнашты.
Шуннан соң калада Татарстан нефть башкаласының төп магистральләреннән берсе булган, төзекләндерү эшләре үткәрелгән Шевченко урамы ачылды. Аны ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов тантанада ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, Шевченко урамына реконструкция ясау – “Татнефть”нең нефть чыгаручы гына түгел, социаль юнәлешле компания дә булуына тагын бер мисал. Урамны төзекләндерү өчен кирәкле 240 миллион сум акча ТР һәм “Татнефть” бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Татарстан Президенты проектчылар һәм төзүчеләргә эшне сыйфатлы итеп башкарганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Әлмәттә мондый проектларның алга таба да гамәлгә ашырылачагына ышаныч белдерде.