Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында 2 нче шәһәр хастаханәсендә булды. Татарстан башлыгын вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин озатып йөрде.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе баш табибы Валерий Овчинников шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсендә булган үзгәрешләр хакында хәбәр итте. Оптимальләштерү кысаларында 15 урынына 5 дәвалау учреждениесе калган. Хастаханәләрдәге барлык табиблар бер консультатив-диагностика үзәгенә берләштерелгән. Түләүле һәм бушлай хезмәт күрсәтү урыннары бүленгән.
Татарстан Президентына Түбән Камада гамәлгә ашырыла торган сынау проекты – “электрон сәламәтлек саклау” системасының эшен тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов терапевтка керүгә талон алу өчен хастаханәдәге терминалдан файдаланды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, электрон чиратны гамәлгә керткәннән соң пациентларның амбулатор карталарын электрон форматка күчерү чираттагы адым булырга тиеш.
Түбән Кама сәламәтлек саклау системасы алдында торган төп проблемаларның берсе – кадрларга кытлык. Район башлыгы Айдар Метшин Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, Түбән Камага башка шәһәрләрдән табиблар җәлеп итү өчен аларга эш урыныннан торак бирелә.
Районда сәламәтлек саклау системасын үстерүдә якындагы бурычларның берсе – бала тудыру йортын ремонтлау. Аны федераль программа кысаларында төзекләндерүне Чаллыдагы перинаталь үзәктә ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң башлаячаклар. Планда шулай ук 2 нче хастаханәнең яңа бинасын төзү эшләрен тәмамлау каралган – хәзер ул 50 процентка әзер.