Бүгенге көнгә Татарстанда 40 мең тоннадан артык бөртекле ашлык җыелган

2017 елның 5 августы, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган  киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада урып-җыю кампаниясе башлану турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов көндә яңгырлар яву сәбәпле һәм игеннәр тулысынча өлгермәгәнгә бу атнада бар җирдә дә урып-җыюга чыгып булмады, дип белдерде. Бүгенге көндә 43,1 мең тонна уңыш җыелган. Алдынгылар сафында Зәй (10 мең тонна), Нурлат (6 мең тонна), Аксубай (3,2 мең тонна) районнары.

“Узган ел бу вакытка 2,5 млн тонна суктырылган иде, быел хәтта беренче 100 мең тонна да юк әле”, – диде Марат Әхмәтов.
Ул ассызыклаганча, уңыш җыю белән бер рәттән уҗым культураларын чәчә башларга, шулай ук терлек азыгы әзерләүне дәвам итәргә кирәк. “Гомумән терлек азыгы әзерләүнең беренче этабын барлык районнар да уңышлы узды. Бүгенгә 580 мең тонна печән әзерләнгән һәм 3,3 млн. тонна сенаж салынган. Терлек азыгы запасы берьеллык үләннәрне җыю хисабына тулыландырыла, шулай ук күпьеллык үләннәр икенче чабуга әзер”, - дип белдерде министр.

Марат Әхмәтов уҗым культураларын чәчүне икенче атнада башларга кирәк, дип искә төшерде. Шул ук вакытта кайбер районнарда, узган елгы фонд сакланмаганлыктан, әлегә кадәр чәчүлек орлык юк, шулар исәбендә - Лениногорск, Чирмешән, Әгерҗе, Балык Бистәсе районнары. 

“Узган ел бөртеклеләрдән 4,3 млн тонна тулай җыем алып, һәм һава шартлары уңай булып та, ничек фондта чәчүлек орлык калдырмаска була. 10 августта инде чәчү башлана, сездә орлык юк. Яңа уңыш әлегә җыелып бетмәгән. Сез бит беренче гектарларыгызны сентябрь башыннан да алда чәчә алмыйсыз. Болай эшләгән хуҗалыкларда нәтиҗәлелек булмаячак”, - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов  урыннардагы җитәкчелеккә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International