Рөстәм Миңнеханов “Эфес” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2011 елның 3 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эфес» (Efes) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда «Efes» компаниясенең файдалануга тапшырылган сыра рестораннарының берсе эшли башлады.
Efes компанияләр төркеме делегациясе әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларны яңа ресторан ачылуы белән котлады. “Бу республикада сыра куллану культурасын үстерүдә яңа адым”, - диде ул.
Бүгенге көндә Казан тагын да җәлеп итүчән шәһәргә әверелә, диде Рөстәм Миңнеханов, 2013 елгы җәйге Универсиада алдыннан спорт объектлары төзелә, туристлык инфраструктурасы булдырыла. Шәһәрдә күп санлы туристлар һәм башкала кунаклары үзләрен уңайлы хис итсен өчен ресторан, кафе, барлар күп булырга тиеш. Якындагы елларда Казанда, 2013 елгы җәйге Универсиададан тыш, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015), футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында матчлар (2018), федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге күпсанлы чаралар узачак, дип искәртте Татарстан башлыгы, без спортчыларны, кунакларны кабул итәргә, аларга уңайлы шартлар тудырырга тиеш.
«Efes» компаниясе вәкилләре белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ике якка да файдалы хезмәттәшлек өчен төрек эшкуарларына рәхмәт белдерде. Ул Россия төбәге буларак Татарстан һәм Төркия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын искәртте.
Бүгенге көндә Төркия компанияләре “Алабуга” махсус икътисади зонасының иң эре резидентларыннан берсе санала, башка өлкәләрдә дә үзләрен күрсәтә.
Без «Efes» компаниясенең производствосы республикада үсеш кичерүенә карата кызыксыну белдерәбез, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул «Efes» компаниясе, ТР Финанс министрлыгы вәкилләре һәм башка белгечләр керәчәк эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.
Үз чиратында, «Efes» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда биредә бизнесның бер төре – сыра җитештерүне үстерү белән генә чикләнергә җыенмаулары хакында хәбәр итте. Аларның сүзләренә караганда, Татарстан компаниянең кайбер яңа бизнес-проектларын гамәлгә ашыруда мәйданчык була ала. Аерым алганда, сыра кайнату предприятиеләрен чимал белән тәэмин итү юнәлешен киңәйтү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International