Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим, Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнарына сәфәр кыла.
Сәфәрнең төп максаты – төбәк төркеме составында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча праймериз процедурасында катнашу.
Праймериз төгәлләнгәннән соң республика башлыгы Мөслим районында кайбер социаль объектларда төзелеш эшләренең барышы белән танышыр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән 15 фатирлы торак йортны, 2011 елда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча сафка баскан 12 фатирлы торак йортны, шулай ук “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында төзелгән йортларны карар дип көтелә.
Алга таба Татарстан Президенты Мөслим районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, урып-җыю эшләре һәм терлек азыгы әзерләүнең барышы хакында фикер алышачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Актаныш һәм Минзәлә районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышачак, җирле агрофирма һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашачак.