Татарстанда хакимият эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп критерие – халыкның тормыш сыйфаты, ә аны арттыру – республика җитәкчелегенең төп максаты. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә узган праймеризда ясаган чыгышында әнә шулай дип белдерде.
Татарстан башлыгы “Бердәм Россия” партиясе лидеры Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән “Бөтенроссия халык фронтын” оештыру идеясен югары бәяләде. “Бөтенроссия халык фронты” барлыкка килү партия үсешенә яхшы этәргеч бирәчәк”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика җитәкчелеге билгеләгән төп критерий – халыкның тормыш сыйфатын арттыру. Аны арттыру өчен Татарстанда икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау өлкәсе, мәдәният үсеш кичерә.
Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, Татарстан эчке төбәк продуктының күләме буенча Россиядә 5-6 нчы урынны били, башка күпчелек төп күрсәткечләр буенча да ул лидерлар унлыгында.
Шул ук вакытта, ТР Президенты фикеренчә, республикага барлык федераль программаларда да актив катнашырга кирәк. “Һәм без аларда катнашабыз да, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – “Бердәм Россия” безнең барлык проектларны да хуплый, безнең мәнфәгатьләрне федераль дәрәҗәдә дә яклый”.
Нефть чыгару якын киләчәктә республика икътисадының нигезе булып калачак. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада нефть запаслары тагын 30 елга җитәчәк, өстәвенә Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармаклары да үсеш кичерә. Машина төзелешендә “КАМАЗ” лидерлыкны бирми, «Ford-Sollers» уртак предприятиесе Татарстанда зур проектны гамәлгә ашрырга ниятли.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сәнәгатьне үстерү ышанычлы, нәтиҗәле энергетика таләп итә, шуңа бәйле рәвештә Татарстанда яңа энергетик куәтләр төзү һәм булганнарын модернизацияләү программасы эшләнгән.
Республика җитәкчелеге агросәнәгать комплексында эре компанияләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, шулай ук хуҗалык итүнең кече формаларына да игътибарны көчәйтәчәк. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермалары авыл халкын эш белән тәэмин итә. Инде буел ук Татарстанда 300 яңа гаилә фермасы төзелергә тиеш, якын киләчәктә аларның санын 1000 гә җиткерү бурычы тора.
Мәгариф өлкәсендә ТР җитәкчелеге балалар бакчаларын үстерергә, урта мәктәпләрне модернизацияләргә, әйдәп баручы югары уку йортларының дәрәҗәсен арттырырга тырыша. “Мәгариф – бик мөһим, өстенлекле бурычларның берсе”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы шулай ук экология, инфраструктураны яхшырту мәсьәләләренә дә игътибар юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр торак пунктта халыкка спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылырга тиеш.
Татарстан Президентының сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә үзәк район хастаханәләренең торышын яхшырту юнәлешендә эшләргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге эш республика җитәкчелеге өстенлекләреннән берсе булачак.